news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өйдән эшләүчеләргә бер миллион документны бушлай куллану мөмкинлеге тудырылган

Барлык документлар 30 апрельгә кадәр ачык кулланылышта булачак.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Өйдән эшләүгә күчкән белгечләргә ярдәм йөзеннән “Гарант” компаниясе дә бер млн. документны бушлай куллану мөмкинлеген ачкан. Бу хакта компаниянең рәсми сайты хәбәр итә.

Федераль хокукый актлардан тыш, уникаль материаллар булган чишелеш энциклопедияләрен куллану мөмкинлеге дә тудырылган. Анда юридик затларның эшчәнлеген оештыруга кагылышлы һәм хезмәт мөнәсәбәтләренә бәйле сорауларга җаваплар урнаштырылган.

Барлык документлар 30 апрельгә кадәр ачык кулланылышта булачак диелгән хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot