Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Өйдән чыгуга рөхсәт алу өчен SMS-сервис 170 мең мөрәҗәгать кабул иткән
Чикләү кертелү республикада коронавирус таралуга бәйле вазгыятьне яхшыртачак.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдә чыгуга рөхсәт алу өчен булдырылган SMS-сервис бүгенгә 170 мең мөрәҗәгать кабул иткән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле рәвештә хәрәкәт итү турында SMS-сервисы тулысынча эшләнелеп беткән. «Ул халыкка кирәкле барлык мәгълүматны да җиткереп тора», — диде спикер.
«Бүген төшкә кадәр 170 меңгә якын мөрәҗәгать һәм SMS-хәбәр теркәлде. Тормыш туктамый, әмма әлеге чара кысаларында без республикада эпидемиологик хәлне яхшыртуда иң нәтиҗәле күрсәткечкә ирешергә телибез», — диде Фазлыева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз