news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйдән чыгу өчен цифрлы пропускларны Россиянең 21 төбәгендә гамәлгә кертәчәкләр

Беренче чиратны гамәлгә кертү кысаларында федераль платформага өстәмә рәвештә Үзәк федераль округның җиде төбәге (Тула, Кострома, Тамбов, Владимир, Ярославль, Орел һәм Белгород өлкәләре) кушылачак.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә цифрлы пропусклар бирү буенча федераль платформаны Россиянең 21 төбәгендә гамәлгә кертәчәкләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«Цифрлы пропусклар бирү буенча федераль платформа эш бирүчеләргә дәүләт хезмәтләре бердәм порталында юридик затның шәхси кабинеты аша даими цифрлы пропусклар алу өчен хезмәткәрләр исемлеген тапшырырга мөмкинлек бирә», - диелә хәбәрдә.

Заявканы тикшергәннән соң QR-кодлар рәвешендәге даими цифрлы пропусклар формалаштырыла, алар дәүләт хезмәтләре порталында хезмәткәрләрнең шәхси кабинетларына һәм электрон почтага җибәрелә.

Беренче чиратны гамәлгә кертү кысаларында федераль платформага өстәмә рәвештә Үзәк федераль округның җиде төбәге (Тула, Кострома, Тамбов, Владимир, Ярославль, Орел һәм Белгород өлкәләре) кушылачак. Киләсе атнада платформаны Себер, Идел буе, Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк Кавказның 14 төбәгендә гамәлгә кертә башларга ниятлиләр.

Татарстан Республикасында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускны СМС-сервис ярдәмендә яки интернет аша алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100