Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Өйдән чыгарга рөхсәт бирә торган ялган белешмә тәкъдим итүчеләр барлыкка килгән
Хокук сакчылары аларны җаваплылыкка тартачак.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска бәйле гомуми изоляция вакытында өйдән чыгарга рөхсәт бирә торган ялган белешмәләр тәкъдим итү очраклары теркәлә башлаган. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Хокук саклаучылар Интернетта, социаль челтәрләрдә ялган белешмәләр сату турында игъланнарны ачыклап бара. Мондый тәкъдимнәрне алар игътибарга алды. Бу кешеләр җаваплылыкка тартылачак», — диде Галимова.
Ул мондый белешмәләр аерым исемлеккә кертелгән оешма, предприятиеләрдә генә бирелә алуын искәртте. «Шәһәргә керү, чыгу юлларында белешмәләр тикшерелә. Хокук сакчыларына белешмә шикле тоелса, кеше чыннан да шушы оешмада эшлиме юкмы икәнен, бу оешма, изоляциягә карамастан, эшен дәвам иттерергә тиешле оешмалар исемлегенә кергәнен ачыклаганчы, белешмәне кешедән йолып ала», — диде.
Лилия Галимова белешмә бирергә хаклы оешмалар исемлеге 30 марттан алып 3 апрельгә кадәр атна эш атнасы саналмавы турында РФ Президентының 25 мартында чыккан Указында билгеләнгәнен искәртте.
Ул, шулай ук, белешмә ТР Министрлар Кабинеты карарында күрсәтелгән формага туры килергә тиешлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз