Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Өйдә һәм стационарда күрсәтелә торган социаль хезмәтләр арткан
«ТР да гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» законга үзгәрешләр кертелде.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда өйдә һәм стационарда күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге киңәйтелгән.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова парламент утырышында республикада өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны тәрбияләү системасы булдырылганын әйтте. Барлыгы җиде яңа социаль хезмәт кертелә.
Бу күзлек, колак аппаратлары җайланмаларын куллануда, кер юу, үтүкләү, урын-җирне алмаштыруда ярдәм итү, инвалидларны караучыларга тиешле социаль хезмәтләрне алучыларга консультация бирү, психологик патронаж, хәрәкәтләнергә булышу кебек яңа хезмәтләр.
Министр сүзләренчә, өйдә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрдән медицина хезмәтләре гамәлдән чыгарыла. Бу сәламәтлек торышын күзәтеп тору, табиб билгеләгән медицина процедураларын уздыру, сәламәтлек торышында тайпылышларны ачыклау өчен даими күзәтеп тору хезмәтләре. Аларны медицина оешмалары күрсәтәчәк.
Шул рәвешле, «ТР да гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» законга үзгәрешләр кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз