news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйдәге шәраб: җитештерергә ярый, сату тыела - экспертлар

Биектау фермеры шәраб ясый башлаган

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Биектауның Ямаширмә авылында шәраб ясый башлаганнар. Бу эш белән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Габделәхмәт Котдусов шөгыльләнә.

Хуҗалык җитәкчесе “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә бәян итүенчә, алар җитештергән шәраб Казанда узган берничә күргәзмәдә кулланучыларның уңай бәясен алган.

“Узган ел 100 килограмм виноградтан шәраб ясаган идек. Быел да виноград өлгереп килә, мөгаен, күбрәк куярбыз”, - диде ул.

"Шәраб ясап, кунакларны сыйлау тыелмый"

Бәйсез эксперт, Татарстан алкоголь ассоциациясенең элеккеге җитәкчесе Анна Галимова сүзләренчә, республикада киң кулланылышка чыгару өчен шәрәб җитештерүчеләр әлегә билгеле түгел. Әмма безнең төбәктә дә виноград өлгерү сәбәпле, күп кеше, үзе өчен шәрәб ясый. “Татарстанда шәрәб җитештерү әлегә киң чагылыш тапмаган. Гомумән, бу “гаражда шәраб ясау” дип атала. Ул гараж сүзеннән алынган, әмма һич кенә дә начар мәгънәне аңлатмый. Шул рәвешле шәраб җитештерүчеләр халыкара күргәзмәләрдә катнаша, медальләр яулый. Бу күбрәк Краснодар өлкәсендә гамәлдә”, - диде Анна Галимова.

Эксперт фикеренчә, үз хуҗалыгында файдалану өчен шәраб ясау, закон ягыннан тыелмый. “Белүемчә, шәраб ясап, кунакларны сыйлау тыелмый. Шәраб ясау белән шөгыльләнүче кече фермер хуҗалыкларына, кризис шартларында, сату өчен лицензия бәясе дә киметелгән иде. Шәрәбның сыйфаты нинди икәнен әйтә алмыйм, әмма моны алкоголь инспекциясе лабораторияләрендә тикшерергә мөмкин. Әгәр дә ул барлык технологияләргә туры китереп ясалган икән, бу эшне көньякта гына түгел, Татарстанда да җәелдереп булачак”, - диде ул.

"Бернинди кыенлыгы да юк"

Татарстан алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов сүзләренчә, әгәр шәрәбны үзең өчен генә ясыйсың икән, бу закон тарафыннан тыелмый. “Үзең өчен ясау тыелмый, әмма сатуга чыгарырга ярамый. Әгәр дә сату өчен ясала икән, моның өчен акциз алу кирәк, сез завод төзергә тиеш буласыз. Моның өчен җиһазлар булырга тиеш. Мисал өчен, сыра кайната торган шәхси компанияләр бар. Сыра хәзер шулай ук алкоголь продукциясе санала. Моның өчен санитар таләпләр үтәлергә, барлык лицензияләр тәртиптә булу шарт. Әгәр дә шундый мөмкинлек бар икән, ул чагында бернинди кыенлыклар да юк”, - диде Фәннур Хамматов.

Финанс мөмкинлекләр булган очракта, иң беренче җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять теркәү мөһим, чөнки шәхси кулга алкоголь инспекциясе лицензия бирми. Ә бер елга лицензия алу 65 мең сум тора.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100