Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Өйдә эшләүче кулинар: Фатирларда эшләүче кондитерлар өчен яңа нормалар чыгуы – яхшы яңалык
“Өйдә эшләүче барлык кулинарлар тыныч сулап куяр дип уйлыйм”, - ди Зөлфия Фәйзрахманова.
(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Өйдә заказ буенча торт, төрле десертлар пешерүчеләр өчен аерым таләпләр чыгарга тиеш. “Фатирларда эшләүче үзмәшгуль кондитерлар өчен яңа нормалар эшләнүе – яхшы яңалык”, - дип сөенечен уртаклашты кондитер Зөлфия Фәйзрахманова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.
Кичә ул, үзмәшгуль буларак, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында чыгыш ясады. Үзенең үзмәшгуль эшмәкәр буларак теркәлгәнен әйтте, тик кондитер цехлары өчен билгеләнгән таләпләрнең фатирларда эшләүчеләргә туры килмәвен белдерде. “Торт өчен ун төрле эчлекнең сыйфатын тикшертү миңа 180 мең сумга төшәчәк”, - диде “Татар-информ”га.
Аның чыгышыннан соң, РФ Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко өйдә эшләүчеләргә аерым нормалар эшләнәчәгенә вәгъдә бирде.
“Мәсьәлә уңай якка хәл ителер дип ышанам. Дөресен генә әйткәндә, мин Онищенкодан агрессия көткән идем. Ничек җавап бирермен, дип курыккан идем. Аның минем сүзләрне шулай аңлап кабул итүенә шаккатым. Димәк, безнең түрәләр диалогка барырга әзер дигән хис туды. Бүген барлык өйдә эшләүче кулинарлар тыныч сулап куяр дип уйлыйм”, - диде Зөлфия Фәйзрахманова.
“Йорт кулинарлары өчен махсус кагыйдәләр, нормалар эшләрбез дип әйтте бит. Бу бик яхшы, чөнки цехлар өчен чыгарылган нормалар бер дә фатирларга туры килми. Аның өчен тимер өстәлләр, аерым вытяжка, аерым канализация, товар һәм продуктлар кабул итү өчен аерым керү юлы, заказларны бирү өчен аерым ишек булырга тиеш”, - дип аңлатты кондитер.
Зөлфия ханым сүзләренчә, цехлар өчен нормалар буенча, йомырка тоту, суыткычлар өчен аерым бүлмә, йомыркалар өчен өч юу урыны корылган булырга тиеш. “Өйдә аның берсен дә тотып булмый. Шуңа фатирларда эшләүче кондитерлар өчен аерым нормалар эшләнүе – яхшы яңалык”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз