news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйдә белем алучы укучыларга кайнар ризык өчен компенсация түләргә тәкъдим ителде

Татарстан бюджетында башлангыч сыйныф укучыларын кайнар азык белән тәэмин итү өчен чыгымнарны каплау каралган.

Өйдә белем алучы укучыларга кайнар ризык өчен компенсация түләргә тәкъдим ителде
Михаил Захаров/архив

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда 647 башлангыч сыйныф укучысы кайнар туклану өчен компенсация алмый.

«Бүгенге көндә өйдә белем алучы укучыларга кайнар туклану өчен компенсация механизмы юк. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы да, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы да бернинди компенсацияне күздә тотмый», — диде Дәүләт Советы утырышында Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сүзләренчә, өйдә белем алучы башлангыч мәктәп укучылары өчен компенсацияне Татарстан кайтара ала. «Шуңа күрә республика хакимиятенә өйдә укучылар компенсация алу өчен механизм булдырырга кирәк», — диде ул.

Хәзерге вакытта Татарстанда белем бирү оешмаларының 98 процент укучысы кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100