news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әйбәтрәк тормыш өчен иң яхшы тәҗрибә” Бөтенроссия форумына әзерлек буенча брифинг була

Ул быел Казанда үткәрелә

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”). Узган гасырның 80 нче елларыннан бирле ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә сыйфат һәм стандартлаштыру буенча зур халыкара оешмалар инициативасы белән һәм БМО ярдәмендә Халыкара сыйфат көне, ә 1995 елдан Европа сыйфат атналыгы уздырыла. Сыйфат көнен, шулай ук, Россия дә үкәрә, быел исә шушы көн уңаеннан Казанда форум була.

 

“Әйбәтрәк тормыш өчен иң яхшы тәҗрибә” Бөтенроссия форумын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләрен аңлату өчен бүген ТР Министрлар Кабинетындагы брифингка ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев, “Татарстан Тест”  федераль учреждениесе директоры Валерий Гогогин килер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100