news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әйбәт эш алып бара торган хуҗалык кредит алып эшләми — Фирдәвес Нәбиуллин

Балтач авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, районда барлык хуҗалыклар да чәчүгә әзер.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Балтач районының күпчелек хуҗалыклары язгы чәчү кампаниясен кредит алмый гына башкарып чыгачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин хәбәр итте.

“Чәчүгә бар да тулысынча әзер, һава торышы гына әйбәт булсын. Гектарына 84 килограмм тәэсир итүче ашлама тупладык, хәзер шуны кертәбез. Терлекчелек тармагы үскәнлектән, күбрәк азык культураларына өстенлек бирәбез, орлыкларны яңартабыз”, – диде идарә җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, хуҗалыкларның күбесе чәчү кампаниясен уздыру өчен кредит алмаган.

“Әйбәт эш алып бара торган хуҗалык кредит алып эшләми. Безнекеләр дә сөт сату хисабына чәчү эшләрен үз көчләре белән башкара. Бары төзелеш эшләре алып барган берничә хуҗалык кына кредит алды”, – диде Фирдәвес Нәбиуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100