news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язын хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсен дә махсус операция зонасына җибәрмәячәкләр

Язын хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсен дә Украинадагы махсус операция зонасына җибәрмәячәкләр, дип белдерде Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы Владимир Цимлянский «Россия 24» телеканалы эфирында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсен дә махсус операция зонасына озатмаячаклар. Бүгенге көндә контракт нигезендә хезмәт итүчеләр һәм мобилизацияләнүчеләрнең саны безнең алда куелган бурычларны хәл итү өчен җитәрлек», - диде ул.

Цимлянский элегрәк хәбәр иткәнчә, барлык срочниклар да Россиядә даими дислокация урынында хезмәт итәчәк.

Шул ук вакытта, хәрби хезмәткә чакырылучыларны, заманча хәрби техниканы үзләштерү һәм хәрби-исәп белгечлеге алу өчен, биш айга укыту берләшмәләре һәм частьләргә җибәрәчәкләр. Шуннан соң аларны гаскәрләргә билгеләячәкләр. Генераль штабта раслауларынча, аларның барысы да «билгеләнгән вакытта хезмәтләрен төгәлләгәч, запаска җибәреләчәк һәм өйләренә озатылачак».

Чәршәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин язгы чакырылыш турындагы указны имзалады, ул 1 апрельдә башланып, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Алда торган чакырылыш кампаниясе Россия законнары белән билгеләнгән срокларда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100