news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Язын Татарстандагы юлларның барлыгы 335 мең кв.м мәйданда тишек-тошыкларын ямау ниятләнә
Шуларның 300 мең кв.м региональ, 35 мең кв.м федераль әһәмияттә санала
Скопировать ссылку
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел язын Татарстан территориясендәге юлларның барлыгы 335 мең кв.м мәйданда тишек-тошыклары ямалыр дип фаразлана: шуларның 300 мең кв.м региональ, 35 мең кв.м федераль әһәмияттә санала.
26 марттан бирле, әйтик, “Татавтодор” ААҖ хезмәткәрләре региональ юлларның Чирмешән, Апас, Буа, Арча, Чүпрәле, Түбән Кама, Питрәч районнары участокларында тузган урыннарын уенты ясап казу һәм салкын яки коелган асфальтбетон салып ямау белән мәшгуль, “Татнефтедор” ААҖ – Зәй районы, “Каздорстрой” - Яшел Үзән турыларында. Юл өслеге ямау эшләре 15-20 майга кадәр дәвам иттереләчәк, ләкин төп эшләр 1 майга эшләнеп бетәргә тиеш. Язын салына торган ямаулыкларның берсе исә киңлеге буенча 60 см, озынлыгы 15 см, тирәнлеге 5 см чикләренә сыешуы шарт. 1 апрельдан асфальтбетон заводлары эшләтеп җибәреләчәк һәм чокырларга кайнар масса салыначак.
Шул хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында барган брифингта аңлатма биргән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкаручы Азат Галиәхмәтов сүзләренчә, былтыр 26 марттан 29 майга кадәр вакытта региональ юлларның 292 мең кв.м (273,6 мең дип фаразланган булган), федераль юлларның 21 мең кв.м чамасы (44,9 мең дип ниятләнгән) мәйданда тишек-тошыклары ямалган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot