Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Язын Кукмарадан 60 ир-егет армия сафларына алыначак
Район хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең утырышы булды.
(Кукмара, 10 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Армия сафларына язгы чакырылыш чорында Кукмара районыннан алтмыштан артык егет хезмәт итәргә китәчәк. Бу уңайдан район хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең утырышы булды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Комиссия әгъзалары, егетләрнең медицина тикшерүе нәтиҗәләре белән танышып, аларның солдат булырга ни дәрәҗәдә яраклы икәнлекләрен тикшерделәр, егетләрне берәм-берәм чакырып, үзләре белән сөйләштеләр. Шунысы сөенечле: аларның барысы да армиягә барырга теләкләрен белдерде.
-Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе урта махсус һәм югары белемгә ия. Алар бер ел хезмәт итәчәк. Күпчелек һава-десант гаскәрләренә, диңгез пехотасына җибәрелүләрен телиләр. Әмма кайсы гаскәрләргә билгеләнүләре аларның сәламәтлек торышына бәйле, - ди район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Наил Гаптрәүпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз