news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язылышу тантанасын хәзер Казан Кремлендә үткәрергә була

Тантананы "Манеж" күргәзмәләр залында, шулай ук борынгы ныгытманың ачык мәйданчыкларда оештырырга мөмкин.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Язылышу тантанасын хәзер “Казан Кремле” музей-тыюлыгында үткәрергә була, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Хәбәрдән аңлашылганча, тантаналы чараны хәзерге вакытта “Гаилә тарихы – республика тарихы” дигән күргәзмә үтә торган "Манеж" күргәзмәләр залында, шулай ук борынгы ныгытманың ачык мәйданчыкларда да оештырырга мөмкин.

Бу мөмкинлектән яшь парлар Илья Сиркин һәм Диләрә Ихсанова файдаланырга булган. Аларның никахларын рәсми теркәү 10 августта Казан Кремленең Благовещенск соборы артындагы мәйданчыкта узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100