news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылардан Тукай премиясенә бер кандидат - Флера Гыйззәтуллинаны күрсәтү тәкъдим ителде

Язучылардан Тукай премиясенә бер кандидат - Флера Гыйззәтуллинаны күрсәтү тәкъдим ителде
Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Язучылар берлегенең Шигърият остаханәсе Тукай премиясенә шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаны тәкъдим итте.

«Флера Гыйззәтуллинага Тукай премиясен бирми яшәү дөрес түгел. Без инде ничә еллардан бирле сузып килдек. Флера апа ирләр дә яза алмаганны яза. Аның язганнары йөрәге татар дип язган кеше өчен үрнәк иде», - диде Вахит Имамов остаханәләренең берләштерелгән утырышында Шигърият остаханәсе тәкъдимен куәтләп.

«Ничә еллар дәвам иткән гаделсезлекне өзеп һичшиксез Флера апаны тәкъдим итәргә кирәк. Булдырып булса, Язучылар берлегеннән бер генә кандидат үткәрсәк иде. Аны Ркаил Зәйдулла комиссия утырышында яклап чыгарлык булсын», – диде ул.

«Бер генә кешене тәкъдим итсәк, бу премия булачак. Мин сезне шуңа кыстыйм», – диде Вахит Имамов.

Язучылар берлегенең Проза остаханәсе Тукай премиясенә кандидат итеп Рәфкать Кәрами һәм Марат Әмирханов кандидатларын тәкъдим итте.

Әлеге кандидатлар, шулай ук, Чаллы белән Әлмәт бүлекчәләренең кандидатлары Идарә утырышында каралачак.

Утырышка бүген Флера Гыйззәтуллина үзе дә килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100