news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучылар «Ура, авылга!» балаларына осталык дәресләре уздыра

Язучылар «Ура, авылга!» балаларына осталык дәресләре уздыра
Фото: Равил Сабыр тәкъдим итте

Бүген, 1 июльдә, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге язучылары «Ура, авылга!» проекты буенча Азнакай районында оештырылган җәйге татар аланнарында (лагерьларында) ял итүче балалар белән очрашты. Бүлекнең җитәкчесе Равил Сабыр һәм Гөлчәчәк Садертдинова Тымытык авылында, Мирсәй Гариф һәм «Гөлстан» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Халидә Галимова Әгерҗе авылында балалар белән аралаштылар.

«Ура, авылга!» проекты Татарстанда 23 июньдә старт алды. Бер атналык бушлай көндезге аланнарны «Алдынгылар хәрәкәте» оештырды. Узган ел 15 торак пунктында 700дән артык бала җыелган булса, бу җәйдә география ике тапкырга киңәйде. Ун районның 30 авылында 7дән алып 17 яшькә кадәр 2000нән артык бала һәм яшүсмер тупланды. Проектның максаты — туган телләрне заманча интерактив форматта өйрәнүне дәвам итү.

Тымытыктагы лагерьга 60 бала йөри. Алар арасында биредәге мәктәптә укучылар гына түгел, авылга җәйге каникулга кунакка кайткан шәһәр балалары да бар. Шул рәвешле алар әби-бабайдан өйрәнгән татар телен лагерьда тагын да ныгыта.

«Бөтен чаралар татар теленә, халык уеннарына, милли гореф-гадәтләргә багышланган. Мәсәлән, кичә бездә түшлек ясау, аны милли орнаментлар белән бизәү буенча мастер-класс узды. Икенче дәрестә балаларны пластик тасмалардан кәрзин үрергә өйрәттек. Тагын әле агачтан телефон куяр өчен терәк — подставка була инде русчасы — ясарга өйрәнәчәкбез. Аны да агачны яндырып милли бизәкләр белән матурландыру каралган. Ә иң күңеллесе мөгаен татарның иң яраткан бәйрәме Сабантуй уздырган көн булыр. Балаларны күп төрле милли уеннар, җиңгән өчен күпсанлы бүләкләр көтә», — дип сөйләде оештыручы педагог Гүзәл Гарипова.

Равил Сабыр һәм Гөлчәчәк Садертдинова балаларга үзләренең кечкенә чакта шулай ук лагерьга йөргәннәре, әдәбият, иҗат белән ничек кызыксынып киткәннәре, беренче әсәрләре кайчан басылуы, китап укуның ни өчен телефоннан видео карауга файдалырак икәне һ.б. турында сөйләделәр. Шулай ук Равил Сабыр Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен укыды, балаларга аларның икенчел мәгънәсенә төшенергә булышты. Гөлчәчәк Садертдинова үзенең шигырьләрен укып күрсәтте, җыр ничек барлыкка килүе, аның сүзләренә язылган җырларның кайсы популяр артистлар җырлавы турында сөйләде.

«Мин үзем өчен Гөлчәчәк Садертдинова исемле шагыйрәне әле күптән түгел генә ачтым. Аның сүзләренә язылган бик күп җырларны яратып тыңласам да, мин аларның авторын белми идем, чөнки без бит гадәттә җырчыга гына игътибар итәбез. Ә бит шушы күңелгә үтеп керердәй сүзләрне язган шагыйрь дә, җаннарны айкап ала торган көен язган композитор да бар. Бик зур рәхмәт сезгә, Гөлчәчәк ханым, иҗатыгыз өчен!» — диде инглиз теле укытучысы Резедә Сабирова.

Килгән кунаклар Тымытык авылы мәктәбе китапханәсенә күпсанлы китаплар бүләк итеп калдырды. Алар арасында нефть төбәгендә яшәп иҗат иткән язучылар турында да, мондагы авторларның әсәрләре тупланган җыентыклар да, Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы басмалар да, бүгенге проза китаплары да һәм әлбәттә инде балалар өчен махсус чыгарылган матур рәсемле китапчыклар да бар иде.

Әгерҗе авылындагы аланда исә бүген, 1 июльдә, ачылу көне иде. Шунлыктан нигездә алдагы көннәрдә нинди чаралар узачагы турында сүз барды.

«Мин балаларга үзебезнең Әгерҗе турындагы китапларны күрсәттем. Ник дигәндә, монда тарих та бар, туган якның матурлыклары да, Рейхстагка барып җиткән кешеләребез турында да, һ.б. Бәйгеләрдә җиңгән балаларга без бу басмаларны автограф куеп бүләк итәчәкбез. Төп игътибар иҗатка юнәлтеләчәк инде. Биш көн эчендә үсеп килүче буынга үзебез белгәннең бер өлешен генә булса да өйрәтеп калдырасы килә», — диде Мирсәй Гариф.

Аның сүзләренчә, Халидә Галимова татар түбәтәйләрен бик шәп ясый, шуның буенча балалар өчен осталык дәресләре уздырачак. Шулай ук ул юморескалар язу һәм аларны сәхнәгә кую остасы да.

Язучыларның «Ура, авылга!» проектында катнашуы дәвам итәр дип көтелә. 8 июльгә Урманай авылы татар аланында очрашу уздыру планга кертелгән.

Материалны Резеда Шәмсуллина әзерләде

Фотоларны Равил Сабыр тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot