news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучылар Кояш Тимбикова исемендәге VIII төбәкара фәнни-гамәли укулары эшендә катнашты

Чистай районының 2нче гимназиясендә яшүсмерләр арасында Кояш Тимбикова исемендәге VIII төбәкара фәнни-гамәли укулары узды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте

Әдәби иҗат бәйгесенә йомгакны хөкемдарлар, Татарстан язучылар берлегеннән Илсөяр Иксанова, Фирүзә Җамалетдинова һәм Миңзифа Әхмәтшина бирде. Алар бәйгедә катнашучыларның әзерлекле һәм эчтәлекле чыгышларын билгеләп үттеләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot