news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучылар һәм күренекле мәдәният эшлеклеләре әдип Гариф Ахунов каберенә чәчәкләр салды

Язучылар һәм күренекле мәдәният эшлеклеләре әдип Гариф Ахунов каберенә чәчәкләр салды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Татарстанның халык язучысы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гариф Ахуновның 100 еллыгы Арчада зурлап билгеләнә. Казаннан килгән делегацияне чәк-чәк һәм гармун моңнары белән җирле уңганнар каршылады. Аннары ТР Язучылар берлеге десанты, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән әдипнең каберен зыярәт кылырга юл тотты.

«Район җитәкчелегенә дә рәхмәт, каберен карап, Гариф Ахунов истәлегенә чаралар булдырып торалар. Арча данлы улларын хөрмәтли белә, онытмыйлар», - дип ассызыклады ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла һәм Туфан Миңнуллинның «туган ягыңда хөрмәт итмәсәләр, бөтен дөнья таныса да файда юк» дигәнен искә төшерде, Ахунов туган төбәге кешеләре хөрмәтенә лаек булуын билгеләде.

Көн дәвамында Арча районында әдипкә багышланган күпсанлы чаралар һәм очрашулар көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot