news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучылар Гариф Ахуновны искә алырга Арчага кайткан

Язучылар Гариф Ахуновны искә алырга Арчага кайткан
Рәмис Аймәтнең шәхси архивыннан

Бер төркем язучылар Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның туган көне, язучының «Хәзинә» романы иҗат ителүгә 60 ел, әлеге романның тәрҗемәчесе Рәшит Ахуновның тууына 70 ел тулу уңаеннан оештырылган чарада - Арча якларында сәфәрдә булып кайткан.

«Без Гариф Ахунов укыган, хәзер аның исемен йөрткән Казанбаш урта мәктәбендә булып, туган якны өйрәнү музее белән таныштык. Музейда әдип иҗатына багышланган махсус экспозиция булдырылган. Кунакларны мәктәп директоры Ришат Камалов каршы алды», – дип хәбәр итә әлеге очрашуда катнашкан шагыйрь Рәмис Аймәт.

Әдәби очрашуда Гариф Ахуновның кызы, танылган шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Наилә Ахунова, күренекле әдәбият галиме Фоат Галимуллин, танылган шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, шагыйрь Рәмис Аймәт, шагыйрә Маргарита Графова, рәссам Салават Нигъмәтов һәм башкалар катнашкан.

Кунаклар Арча Үзәк китапханәсендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашкан. Кунакларны Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов озатып йөргән.

«Соңыннан «Язучылар аллеясы»нда булып, Гариф Ахунов бюстына чәчәкләр салдык һәм, кайтышлый, Гариф ага белән Шаһидә ханымның, уллары Рәшитнең каберләрен зыярәт иттек», - дип яза Рәмис Аймәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot