news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучылар Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты Әмирҗан Моталлапов янына бардылар

Язучылар Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты Әмирҗан Моталлапов янына бардылар
Фото: Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге

8 июлдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы Язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафин һәм язучы Әлфия Ситдыйкова Актаныш районы Мерәс авылында гомер итүче аксакал әдибебез, язучы-прозаик һәм журналист, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты Әмирҗан Моталлапов янында булып, аның хәлен белеп кайттылар. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге «Вконтакте» төркемендә хәбәр итә.

«Әмирҗан абый 91 яшен тутырса да, иҗат итүен дәвам итә, каләмен кулдан төшерми. Быел гына аның өч китабы дөнья күргән. Ул аларны безгә дә бүләк итеп бирде. Шулай ук, каты авырудан вафат булган бертуган энесе Зәет Моталлаповның кулъязмаларын туплап, «Мин дә килгән идем дөньяга» дип исемләнгән китабын бастырып чыгара.

Без Әмирҗан абыйга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, хәерле гомер теләп саубуллаштык. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын!» – диелә хәбәрдә.

Фото: © Фото: Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге

news_right_1
news_right_2
news_bot