news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар Чистайда Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашты

Язучылар Чистайда Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашты
Фото: "Чистай хәбәрләре" газетасы

Шушы көннәрдә Чистайга Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары килде. Алар язучы, җәмәгать эшлеклесе, милләтебез каһарманы Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан узган чараларда катнашты. Иң элек Яуширмә авылында, Гаяз Исхакый музеенда булдылар. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайты яза.

Көннең икенче өлешендә аларны Чистай мөхтәсибәтенең Ислам үзәгендә дин эшлеклеләре, татар зыялылары, гомумән, халкыбыз, милләтебез эшенә битараф булмаган чистайлылар каршы алды. Биредә Гаяз Исхакыйның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылган иде, очрашуга килүчеләр якташ язучыбызның иҗаты белән якыннанрак таныша алдылар.

Ислам үзәгендә язучылар һәм чистайлылар катнашында «Яңарыш хәбәрчесе — заман һәм традицияләр» исемле түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда язучылар, районның хакимият вәкилләре, укытучылар, китапханәчеләр катнашты. Түгәрәк өстәл артында Гаяз Исхакыйның иҗаты, аның милләтебез өчен куйган эшләре турында җанлы сөйләшү булды, шулай ук телебезнең, милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кыю фикерләр дә яңгырады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100