Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге әдәби премияләргә тәкъдим итү өчен кандидатлар сайлаган
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге узган елга йомгак ясаган һәм әдәби премияләргә тәкъдим итү өчен үз кандидатларын сайлаган.
«Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге утырышы Кыш бабай белән Кар кызы катнашында күңелле тамаша белән башланып китте. Җыенның рәсми өлешендә Чаллы Язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафин ел дәвамында башкарылган эшләрне, кызыклы проектларны, язучыларның уңышларын барлап чыкты», дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат үзәге.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов язучыларның бик мөһим эш башкаруларын – Чаллы мәктәпләренә балалар белән очрашуларга йөрүләрен билгеләп үткән. «Мондый очрашулар – балалар өчен әдәбият дәресе ул», – дигән ул.
Җыелышта Чаллыдан әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү дә оештырылган. Түбән Камада яшәп иҗат итүче Фәтхулла Абдуллин Тукай премиясенә күренекле язучы Айдар Хәлимне тәкъдим иткән.
Җыелышта Айгөл Әхмәтгалиеваны – Фатих Хөсни, Рәзинә Мөхиярне – Абдулла Алиш, Айрат Суфияновны – Һади Такташ премиясенә тәкъдим итәргә дигән карарга килгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз