news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучылар берлегендә Тукай бүләгенә кандидатлар тәкъдим ителде

10 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышы узды. Утырышта ике идарә арасында эшләнгән эшләргә хисап тотылды, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Максим Горький исемендәге әдәби премиягә кандидатлар тәкъдим ителде.

2023 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә «Вөҗдан үре – йөрәк түре» һәм «Яну дәверләрендә» китаплары өчен шагыйрә Флера Гыйззәтуллина расланды.

Максим Горький исемендәге әдәби премиягә «Вселенная Равиля Бухараева» китабы өчен әдәбият галиме Әлфия Галимуллина һәм «Бог примет всех» китабы өчен язучы Александр Аввакумов күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot