news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлегендә татар поэзиясенә багышланган төрек журналы «Һәҗә» тәкъдим ителде

Язучылар берлегендә татар поэзиясенә багышланган төрек журналы «Һәҗә» тәкъдим ителде
Абдул Фархан

Бүген Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә татар поэзиясенә багышлап чыгарылган төрек журналы «Һәҗә» тәкъдим ителде.

«Тәрҗемәче Фатих Котлу татар поэзиясен төрек журналына тәкъдим итик дигәч эшләргә булдык. Фатих моңарчы чәчмә әсәрләрне генә тәрҗемә итә иде. Унөч татар китабын төрек телендә әзерләп чыгарган кеше. Хәзер ул шигырь дә тәрҗемә итә», – дип журнал белән таныштырды Ркаил Зәйдулла.

«Рәхмәт, Фатих, син татар язучысының Төркиядәге тулы вәкаләте вәкиле», – дип рәхмәтен белдерде ул.

«Төрек журналы татар шигърияте буенча сан әзерләргә теләк белдергәч, Ркаил абый белән киңәшләшеп 20 шагыйрьне сайлап алдык. Шигырьләрне алар үзләре сайлады. Шигырьне тәрҗемә итәр алдыннан көен дә ишетәсем килеп, мин аларны шагыйрьнең үзе укуында сорадым», – диде Фатих Котлу.

Ул журналда татар шигъриятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында Ркаил Зәйдулла белән саллы әңгәмә дә урнаштырылуын ассызыклады.

Журналда басылган кайбер шигырьләрне идарә алдында шагыйрьләр үзләре һәм тәрҗемәче укыды. Шагыйрьләр Фәнил Гыйләҗев белән Рифат Сәлах үз шигырьләрен, Лилия Гобәйдуллина шагыйрә Сирень Якупова шигырен укыды. Шул ук шигырьләрне Фатих Котлу төрек телендә укыды.

Фатих Котлу авторларга Төркиядән кайткан журналны бүләк итеп тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100