news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлегендә Рәмис Латыйповның иҗаты турында сөйләшәчәкләр

30 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә «Проза», «Шигърият», «Балалар әдәбияты», «Әдәби тәнкыйть», «Драматургия» остаханәләренең берләштерелгән утырышы була. Остаханәдә соңгы елларда проза өлкәсендә актив иҗат итүче Рәмис Латыйповның иҗаты турында сөйләшү булачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә һәм әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү дә булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100