news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлегендә күренекле әдип Вакыйф Нуруллин белән очрашу узган

Язучылар берлегендә күренекле әдип Вакыйф Нуруллин белән очрашу узган
фото: Татарстан язучылар берлегенең матбугат үзәге

Күренекле татар язучысы Вакыйф Нуруллинга 90 яшь тулу уңаеннан, Татарстан Язучылар берлегендә әдип белән очрашу узган.

«Мәҗлескә өлкән язучылар чакырылган иде, алар үзара истәлекләр белән уртаклаштылар, татар әдәбиятының хәзерге хәле һәм киләчәге хакында сөйләштеләр, аксакал язучыга саулык-сәламәтлек һәм иҗатында яңа уңышлар теләделәр», – дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат үзәге.

Вакыйф Нуруллин каләмдәшләренә яңа язылган хатирәләреннән өзекләр укыган.

  • Вакыйф Нурулла улы Нуруллин — татар язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 ел­ның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе рай­оны Югары Әшнәк авылында игенче гаиләсендә туа. Балачагы Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә.
  • 1961 елда, университетның соңгы курсында укыган чакта, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә эшкә алалар. Башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөдире булып В.Нуруллин 1977 елга кадәр шушы журналда эшли. 1977 елның июль аенда аны Та­тарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп билгелиләр. 1989 елның ахырына кадәр ул шул хезмәтендә була. 1990 ел башыннан В.Нуруллин нәшрият эшеннән китә һәм 1992 елның ахырынача фәкать язучылык эше белән генә шөгыльләнә. 1993 ел башыннан 2008 елның апрель аена кадәр В.Нуруллин Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда (хәзер Та­тарстан Республикасының Милли музее) әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.
  • Вакыйф Нуруллин — татар, рус һ.б. телләрдә басылып чыккан ике дистәдән артык китап авторы. Тәүге күләмле әсәре булган «Шинельсез солдатлар» повесте була, шуннан соң аның бер-бер артлы «Күпер чыкканда», «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар», «Яшьнәп үткән яшьлек», «Һәлакәт» һ.б. повестьлары дөнья күрә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100