news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлегендә әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш бара

Язучылар берлегендә әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш бара
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Берлекнең яңа әгъзаларына таныклыклар бирде. Таныклыклар Рәмис Латыйпов, Фирдүс Гыймалтдинов, Гүзәл Галләмова, Алинә Хисамиева, Гөлчәчәк Садретдинова, Рауза Хуҗиәхмәтоваларга тапшырылды.

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Əдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы бара.
Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән язучыларны Министрлык вәкиле Айрат Фәйзрахманов сәламләде һәм язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Хәзерге вакытта жанрлар буенча докладлар бара. 2023 елдагы шигърият буенча беренче докладны шагыйрь Фәнил Гыйләҗев укыды. Татар прозасына күзәтүне КФУның Алабуга институты татар филология кафедрасы доценты Гомәр Даутов ясый.

Алга таба рус телле әдәбиятка Ольга Иванова күзәтү ясаячак. 2023 елгы балалар әдәбияты турында Татарстан китап нәшриятының балалар һәм үсмерлр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева сөйләячәк. Сәхнә әдәбиятын Рәдиф Сәгъди барлаячак. Əдәби тәнкыйтьне филология фәннәре докторы Лилия Хөснетдинова күзәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100