news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге Шигырь бәйрәменең традицион формасына кайтуын игълан итә

Язучылар берлеге Шигырь бәйрәменең традицион формасына кайтуын игълан итә

Татарстан Язучылар берлеге Шигырь бәйрәменең тагын традицион формасына кайтуын игълан итә.

«Күп еллар Шигырь бәйрәмен артистлар алып барды. Үткән ел яңалык кертеп яшь шагыйрьләр алып барды. Быел кичәне олпат шагыйребез Рәдиф Гаташ алып барачак», - диде Берлек урынбасары Илсөяр Иксанова 26 апрельдә үткәреләсе чараларга багышланган традицион матбугат конференциясендә.

«Шигырь бәйрәмен шагыйрьләр алып бару бик электән килгән традиция. Безгә шул традицияне кайтару буенча тәкъдимнәр булды. Без аны идарәдә карап кабул иттек», - дип аңлатты ул.

Илсөяр Иксанова әйтүенчә, Шигырь бәйрәменең программасы әзер. «Шагыйрьләр һәм барлык шигырь язучылар бу чараны көтеп ала, алар атлыгып тора. Елдагыча, микрофон сүндерелгәннән соң да шигырь сөйләүчеләр була. Аларның хакы бар – бу беркемгә дә тыелмаган», диде ул.

«Программа өлеше 2 сәгать чамасы булыр дип планлаштырыла. Без аны телевидениегә керер дип уйлыйбыз», диде Илсөяр Иксанова.

«Әлбәттә, стихияле митинг түгел, программасы бар. Сәгать ярым дисәк тә, 2 сәгатькә сузылыр инде ул. Чыгыш ясарга теләгән каләм әһелләренә безнең яктан бернинди киртә куелмый», дип өстәде мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов. Ул программаны телевидение тулысынча трансляцияләячәк дип ышандырды.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, 25 апрельдә язучылар Балтач районына барып Тукайның әнисе каберен зыярәт кылачак. Районда язучылар белән очрашулар да планлаштырылган.

Язучылар 27 апрельдә Арча районының Кырлай авылына кайтачак. Биредә мәдәни чараларны һәм очрашуларны Арча районы хакимияте оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100