news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучылар берлеге рәисе Тукай премиясенең 1 миллион сумга кадәр артачагын әйтте

 

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте. Бу хакта ул «Ватаным Татарстан» газетасына биргән әңгәмәсе барышында белдерде.

«Мин үз тәкъдимемне Рөстәм Миңнехановка яздым, ул риза булды. Тукай премиясенең күләме быелдан ике тапкырга арта, Аллаһ боерса, ягъни бер миллион сумны тәшкил итәчәк», - дип белдерә ул.

Искәртеп үтик, Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot