news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге подвалында томалап калдырылган бүлмә табылган

Язучылар берлеге подвалында томалап калдырылган бүлмә табылган

«Язучылар берлеге бинасында капиталь ремонт бара. Подвалда да эш бара. Хәтта анда яшерен бүлмә дә таптылар. Томалап калдырылган булган», – диде Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Ул йортның хуҗасы - купец вакытында ук булган бүлмә. 3х4 үлчәмле кечкенә генә бүлмә дип күренгән иде, шактый зур булып чыкты, 80 кв.м. чамасы дип уйлыйбыз. Әле керә торган ишеген дә таба алмыйбыз, чүп тулган, чистартасы бар», – дип дәвам итте ул.

Ркаил Зәйдулла бинаның купец вакытындагы планы калмавын әйтә. «Бина мәңгелеккә эшләнгән булган», – ди ул төзүчеләргә сокланып. Әмма бинаны ремонтлый-ремонтлый заманлаштырыла-заманлаштырыла вентиляция шахталары югалган. Камин юллары да бетонланган.

«Ремонтка алынганда иң мөһиме түбә иде. Безнең бит түбәдән су үтә иде. Кар төшкәнче түбәне ябачаклар. Бинаның нигезен дә ныгыталар, чөнки стеналарда ярыклар да пәйда булган», – дип ремонтка ихтыяҗны аңлатты язучылар берлеге рәисе.

Түбәне япкач ремонт ясаучылар бинаның эчендә эшләячәкләр.

Хәзер Язучылар берлеге булган бина – сәүдәгәр Оконишников йорты. Революциядә соң анда балалар йорты, аннары балалар хастаханәсе булган. Алтмышынчы елларда Лепский клиникасы дип аталган.

Язучылар берлеге бинасына реконструкция ясалып, 2012 елда тапшырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100