news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге остаханәләре Тукай премиясенә кандидатларны барлады

Язучылар берлеге остаханәләре Тукай премиясенә кандидатларны барлады
фото: "Татар-информ"/архив, Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Язучылар берлегенең берләштерелгән остаханәләре утырышы Тукай премиясенә кандидатларны күрсәтте. Тәкъдим ителгән 7 кандидатура Берлекнең идарә утырышында каралачак.

Берлекнең поэзия остаханәсе җитәкчесе Газинур Морат күренекле шагыйрь Рәниф Шәрипов кандидатурасын тәкъдим итте һәм бу тәкъдим бертавыштан хупланды.

Проза, драматургия һәм балалар әдәбияты остаханәләреннән язучы Марат Әмирханов, Рәфкать Кәрами, Рәдиф Сәгъди, Зиннур Хөснияр, Рафис Корбан һәм Алмаз Хәмзин кандидатуралары тәкъдим ителде. Барысы да күпчелек тавыш белән хупланды. Тәкъдим ителгән һәр язучы турында уңай фикерләр әйтелде.

Идарә карамагына шулай ук Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчесе һәм Чаллы бүлекчәсе тәкъдимнәре дә керәчәк.

  • Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100