Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Язучылар берлеге «Әдәби галәм» лекцияләр циклын башлап җибәрә
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге «Әдәби галәм» лекцияләр циклын башлап җибәрә. Лекцияләрнең төп темалары әдәбият, театр, кино, музыка һәм фольклор арасындагы бәйләнешләр, аларны берләштергән мирас булачак. Беренче очрашуда сөйләшү татар опералары турында булачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте
Очрашу 28 майда 18:30да ТР Язучылар берлегендә (Мөштәри ур., 14) узачак. Беренче лекцияне драматург, «Кави-Сәрвәр» операсының либретто авторы Айдар Әхмәдиев башлап җибәрә.
«Язучылар Фатих Әмирхан һәм Мәҗит Гафуриның беренче татар опералары авторлары белән ничек бәйле? Әлеге әсәрләр идеясы, либреттолары нинди шартларда туды? Тамашачылар аларны ничек кабул итте? Бу сорауларга җавапларны бергә табарбыз», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз