Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Язучылар Балтачта Тукай көннәрендә шагыйрьнең әнисе каберен зыярәт кылды
Татарстанның Балтач районы Туган тел көне һәм Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай көннәре» билгеләп үтелә. Әлеге көн шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберен зыярәт кылудан башлана. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Казаннан килгән бертөркем язучылар иң элек район мәктәпләрендә булып, укучылар белән очрашты. Аннан соң Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында шагыйрьнең әнисе каберендә дога укылды. Тукай көннәре район мәдәният үзәгендә урнашкан бай күргәзмәне тамаша кылу белән дәвам итте», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз