news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Ипекәй» дип аталган китабы чыкты

Язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Ипекәй» дип аталган китабы чыкты
Айзирә Гәрәева-Акчура

Төркиядә яшәп иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Ипекәй» дип аталган яңа китабында аның әдәби документаль бәяннәре, хикәяләре, очерклары урын алды.

«Бу китапны тулысы белән милли басма дип атарга да мөмкин. Нигездә, чит илләрдә яшәгән, чит илгә заманында күчеп китәргә мәҗбүр булган татарлар турында яздым. Шушы татарларның чит илдәге, бигрәк тә, Төркиядәге тормышын сурәтләдем. Алар читтә булса да, туган илен сагынып булса да яшәвен дәвам итә, башка халыкларның да үсешенә зур өлеш кертә», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Китапта «Агай», «Мөнҗия», «Истанбул малае» бәяннәре, хикәяләр, очерклар тәкъдим ителә. «Төркиянең беренче нефтьчесе татар» дигән очерк 2018 елда «Казан утлары» журналы һәм «Татнефть» АҖ уздырган «Хәзинә» әдәби конкурсында беренче урын алган иде. Очерк Казахстанның Казаклы шәһәрендә туган, тамырлары Оренбургның Каргалы якларыннан булган татар кешесе – геолог, инженер, Төркиядә нефть табучы Кәмал Локман турында», – диде автор.

Айзирәк Гәрәева-Акчура китапка материал туплау өчен Төркиядә татар авылларына, татарлар җыелып яши торган шәһәрләргә барган, милләттәшләребез белән аралашкан.

«Шуны әйтә алам, китабым милләттәшләребезнең язмышына кагылышлы. Төркиянең 5 татар авылы, 7 шәһәренә махсус барып, татарлар белән аралашып, аларның хатирәләрен тыңлап язылды. Геройларымның күбесе бабаларының туфрагына аяк баса алмаган. Бүгенге көндә инде күбесе мәрхүм. Мин язганнарым белән аларның шушы якты, гыйбрәтле хатирәләрен Татарстанга алып кайтарга теләдем», – дип сөйләде ул.

Аның әйтүенчә, «Истанбул малае» әсәрендә сурәтләнгән татарларның әби-бабалары дин, милләтне саклыйбыз дип, бер гасыр элек Төркиягә күченгән. «Бүгенге көндә 6-7 татар авылы исән. Заманында шул татар авылында үскән балалар Төркиянең Истанбул кебек шәһәрләрендә эшкә урнашып яши башлаган. Төркиядә шәһәрдә яшәүче татарлар да барлыкка килгән. Истанбул шәһәрендә алар үзләренең татар икәнлеген саклап, туган авылларына кайтып йөри, элемтәләрне югалтмый», – диде язучы.

«Әсәр Истанбул малае Мәхмәтнең мәктәптә төрек сабакташларыннан аерылып торуы, студент чорының Төркиядәге сәяси үзгәрешләр чорына туры килүе, тормыштагы авырлыклар, югалтулар аша аның өлгергән кеше булып җитлегүе хакында», – дип аңлатты Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Язучы яңа гына «Бирүзә йорт» дигән бәянне язуын, аны китап буларак чыгарырга теләвен әйтте. «Бирүзә йорт» дигән бәянне язар өчен инкыйлабка кадәр һәм шуннан соң килгән мөһаҗирләрнең мәдәни-рухи мирасын өйрәнү ниятеннән – кулъязма, җыр, шигырь, татарларның мәдәниятенә кагылышлы китаплар, фотолар тупладым, шуларга таянып яздым. Ул Төркиядә яшәгән татар музыкасы белгече, Төркиядәге Татарлар авылы һәм Төркиягә килгән мөһаҗирләрнең мәдәни мирасы темаларын үз эченә ала», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100