news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Зөлфәтнең кызы Кадрия Хәлилова: Шаһинур Мостафин әтинең дәвамчысы булды

Язучы Зөлфәтнең кызы Кадрия Хәлилова сүзләренчә, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин әтисенең дәвамчысы булган.

Муса Җәлил музеенда эшләп килгән «Кызыл ромашка» клубында узган «Күңелендә күпме җылылык бар» дип аталган кичә язучы Шаһинур Мостафин истәлегенә багышланган иде. Язучы Зөлфәтнең кызы Кадрия Хәлилова Шаһинур Мостафинның гаиләләренә килү тарихын искә алды.

«Безнең гаилә өчен Шаһинур абый әтинең дәвамчысы иде. 2007 елда әтием кинәт кенә үлеп китте. 2007 елда Шаһинур абыйның хәләл җефете Дамирә ала юл һәлакәтендә вафат булды. Ул вакытта әни эшсез калды. Мин аңа эш эзли башладым, Шаһинур абыйга шалтыраттым. «Миңа корректор кирәк», - диде. Әни 45 ел корректор булып эшләгән кеше. Шул көннән башлап, алар дуслашып киттеләр. Алар бер-берсен алдан да белә иде. Без аралашуга каршы булмадык», – дип сөйләде ул.

Шаһинур Мостафин булачак хәләл җефетенең кулын сорар өчен гаиләне бергә җыйган.

«Ул вакытта әнинең әтисе  – 100 яшьлек бабай исән иде. Шаһинур абый бабайны, безне – дүрт баланы өстәл артына утыртты, бездән рөхсәт сорады. «Зөлфәтнең дәвамчысы булырмын, сезнең гаиләгә әти булырмын», - диде. Дөрестән дә шулай булды. Ул әтинең һәр язмасын, шигырен папкага җыя иде», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100