news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Шәриф Камалның улы Йосыф белән хат алышуына багышланган күргәзмә була

Язучы Шәриф Камалның улы Йосыф белән хат алышуына багышланган күргәзмә була
Салават Камалетдинов/архив

16 июньдә 17.00 сәгатьтә Татар китабы йортында язучы Шәриф Камал һәм аның улы Йосыф Байгилдиевнең хатларына багышланган интерактив күргәзмә ачыла. Хатларда совет чоры студентының гади тормыш хәлләре һәм Бөек Ватан сугышы белән килгән үзгәрешләр тасвирлана. Күргәзмә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан оештырыла.

«Кадерле Юсеф!» Шундый юллар белән башланган хатлар — Шәриф Камал архивының иң кадерле өлешедер. Язучының улы Йосыф Байгилдиевнең хатлары совет студенты тормышыннан күңелле вакыйгаларны да, 1941 елның 22 июненнән башланган үзгәрешләрне дә, солдат егетнең сугышчан юлын да хәтерлиләр. Архивтагы соңгы хатка 1943 елның 21 гыйнвары дигән дата куелган», - дип хәбәр итә Татар китабы йорты матбугат хезмәте.

Интерактив элементлар белән баетылган күргәзмә гади егет тарихын күрсәтәчәк. Биредә Йосыфның хатларын укып, ишетеп, хәтта күчереп язып алып булачак. «Йосыф хатлары» күргәзмәсе Татар китабы йортында 16 июньнән 25 августка кадәр эшләячәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100