news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Шамил Идиатуллин 23 гыйнварда Мәскәүдә яңа китабын тәкъдим итәчәк

Киләсе атнада, 23 гыйнварда, танылган Россия язучысы, Татарстанда үсеп белем алган Шамил Идиатуллинның Мәскәүдә «За старшего» шпион романының презентациясе узачак. Бу хакта ул үзенең Telegram каналында хәбәр итте.

«За старшего» — гаилә кыйммәтләре турында дәртле һәм катлаулы социаль-криминаль роман. Китапның яңа басмасы күптән түгел «РЕШ: страшно интересно» сериясендә чыкты, — дип билгеләп үттеләр китапны чыгарган «Елена Шубина редакциясендә».

Романның төп герое — элеккеге Россия разведчигы, аның исеме хикәя ахырына кадәр әйтелми. Төп герой гаиләсе белән күптән Америкада яшәсә дә, туган шәһәре Чулманскида (уйлап чыгарылган атама) булган сәер үтерүне нәкъ аңа тикшерергә туры киләчәк.

Беренче басмадан соң ун ел узгач, зур тираж белән яңадан басылган китап күп санлы яңа укучыларының күңеленә хуш килгән. Forbes журналы версиясенә караганда, ул Яңа ел ялларында уку өчен иң яхшы биш әсәр исемлегенә кергән.

Презентация 19.30 сәгатьтә Мәскәү, Александр Солженицын урамы, 17нче йорт, 1нче корылма адресы буенча узачак. Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot