Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Язучы Рөстәм Галиуллин: Социаль челтәрләр безгә әдәбиятны танытырга ярдәм итә
Татар язучысы һәм тәрҗемәче, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин «Заман авазы» проекты кысаларында оештырылган «Заманча авторларның әсәрләрен таныту коралы буларак социаль челтәрләр» секциясендә чыгыш ясады. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Чарада Башкортстан язучылары, яшь авторлар, Уфа фән һәм технологияләр университетының филология факультеты студентлары катнашты. Чакырылган спикер милли әдәбиятны популярлаштыруда социаль челтәрләрнең роле, әлеге интернет-ресурсларның уңай һәм тискәре яклары хакында сөйләде.
«Бүген, мәгълүмати технологияләр чорында, социаль челтәрләр заманча авторларны һәм аларның иҗатын танытуда көчле коралга әверелде, - дип искәртте ул. – Нәкъ менә социаль челтәрләр ярдәмендә бүген һәр автор үз әсәрләрен меңләгән һәм хәтта миллионлаган укучыларга тәкъдим итү мөмкинлегенә ия».
«ВКонтакте», Telegram кебек социаль платформалар бүгенге авторларның әсәрләрен танытуда, аудитория белән элемтә урнаштыруда һәм кире элемтә булдыруда уникаль мөмкинлек бирә, дип искәртте ул.
Ул шулай ук «Казан утлары» китапханәсе» проекты хакында сөйләде, аның кысаларында даими рәвештә милли авторларның кесә форматындагы китаплары зур тиражлар белән дөнья күрә, әлеге сериядә Башкортстан язучыларының әсәрләре дә тәкъдим ителгән.
«Башкортстанда заманча авторларны популярлаштыру өчен күп нәрсә эшлиләр. Безгә сезнең белән хезмәттәшлек итүе, яңа проектларны гамәлгә ашыруы рәхәт», - диде «Казан утлары»ның баш мөхәррире.

Башкорт, рус һәм татар телендә язучы профессиональ әдипләр арасында патриотик әсәрләр иҗат итү буенча «Заман авазы» бәйгесе Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды ярдәмендә үткәрелде. Аның приз фонды 1 200 000 сум тәшкил итте.
Иҗади ярышта Башкортстанның танылган язучылары катнашты. «Зур күләмле проза» (роман, повесть), «Кече күләмле проза» (хикәя, эссе), «Шигърият» (шигырьләр циклы, поэма) һәм «Балалар өчен иң яхшы әсәр» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләр һәм лауреатлар үз әсәрләрен чыгару өчен сертификатлар алды. Шулай ук ун җиңүченең патриотик әсәрләре аерым китап булып нәшер ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз