news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Ринат Мөхәммәдиевның «Партизан Зәки Нури» исемле романы дөнья күрде

Казанда язучы Ринат Мөхәммәдиевның «Партизан Зәки Нури» исемле романы дөнья күрде. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әдәбият сөючеләргә тәкъдим ителгән бу әдәби-документаль роман күренекле шагыйрь, үз вакытында озак еллар дәвамына «Казан утлары» журналын һәм Татарстан язучылар берлеген җитәкләгән легендар партизан, Белоруссия партизаннар отрядының разведка командиры буларак туган илебезне яклап утка-суга кергән Бөек Ватан сугышы каһарманы Зәки Нурига багышлана.

Китап Татарстан язучыларының Бөек Җиңүнең 80 еллыгына керткән чираттагы җитди өлеше булып тора, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot