news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Язучы» нәшриятында «Хәзерге заман төрек хикәясе антологиясе» басылып чыкты

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында «Хәзерге заман төрек хикәясе антологиясе» басылып чыкты.

Җыентыкка кергән хикәяләрне төрек теленнән татарчага Асия Рәхимова тәрҗемә иткән. Төзүчеләр: Али Ульви Тәмәл, Фатиһ Кутлу.

«Бу антология төрле йогынтылар кичергән, төрле агымнары булган үзенчәлекле төрек хикәясенең бөтен серләрен ачып ук бетермәс. Шулай да тану-таныштыру юлында беренче ныклы алым булыр», – диде проект җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Тиздән әлеге саллы китапны тәкъдим итү кичәсе булачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot