news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Язучы» нәшриятында «Хәзерге заман азәрбайҗан хикәясе антологиясе» басылып чыкты

«Язучы» нәшриятында «Хәзерге заман азәрбайҗан хикәясе антологиясе» басылып чыкты
Фото: ТР Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында «Хәзерге заман азәрбайҗан хикәясе антологиясе» басылып чыкты.

Әлеге китапта хәзерге азәрбайҗан хикәяләре татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә, дип яза ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

«Азәрбайҗан әдипләре белән элемтәләребез тагын да ныгыды. Азәрбайҗан телендә татар хикәяләре антологиясе нәшер ителгән иде инде, менә яңа гына үзебездә хәзерге заман азәрбайҗан язучыларының хикәяләр антологиясе дөнья күрде», – ди ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

news_right_1
news_right_2
news_bot