Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Язучы» нәшриятында Тамара Искәндәриянең шигырьләр җыентыгы басылып чыкты
Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында Тамара Искәндәриянең «Иң озын төннең иртәсе» дип исемләнгән китабы басылып чыкты. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Күренекле шагыйрә, Шәехзадә Бабич исемендәге премия иясе Тамара Искәндәрия иҗаты – хәзерге башкорт шигъриятенең асыл өлгеләреннән берсе. Аның әсәрләрендә заманның фәлсәфи сынланышы да, тарихны гамьле-уйлы йөрәк белән иңләп сурәтләү маһирлыгы да чагылыш таба. Шагыйрәнең иҗаты җир-суыбызга тормышка, сөйгән ярына тирән мәхәббәт белән сугарылган», – диелә хәбәрдә.
Фото: © ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз