Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Язучы» нәшриятында шагыйрь Данис Хәйруллинның яңа китабы чыкты
Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында танылган шагыйрь Данис Хәйруллинның «Җил сурәте» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Данис Хәйруллинның әлеге китабына нигездә соңгы ун елда иҗат ителгән шигырьләре тупланган. Мәҗмугада аның хәзерге катлаулы заманны үзенчәлекле тасвирлавы, туган халкы язмышын күзалларга омтылуы, ана теле язмышына борчылулары белән беррәттән, сатира-юмор белән өртелгән шигъри тәлгәшләре дә урын алган.
Шулай ук автор кешелек дөньясы, дин, илаһият темалары белән генә чикләнмичә, галәм, вакыт төшенчәләрен фәлсәфи яссылыкта шәрехләргә омтыла, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте.
Фото: © ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз