Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Язучы Миңзифа Әхмәтшина Омск өлкәсендә Россиянең әдәби шәһәрләре слётында катнашты
Язучы Миңзифа Әхмәтшина күптән түгел Омск өлкәсе Тара шәһәрендә узган Россия әдәби шәһәрләренең беренче слётында катнашты. Бүген ул шушы чарада алган тәэсирләре белән бүлеште. Бу хакта ТР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
– Татарстан Язучылар берлегеннән безне слётта катнашырга шагыйрә Рәсимә Гарифуллина белән икебезне җибәрделәр. Ул – Алабуга, мин Чистай турында презентация белән чыгыш ясадык. Бу калаларга Россия Язучылар берлеге «Россиянең әдәби шәһәре» статусын 2022 елда бирде, ә барлыгы 20ләп шәһәр бу исемне йөртә. Алабуга белән Марина Цветаева, Надежда Дурова исемнәре бәйле булса, Чистайга Бөек Ватан сугышы елларында 200гә якын язучы һәм шагыйрь эвакуацияләнгән, шул исәптән Борис Пастернак мәшһүр «Доктор Живаго» романын монда яза башлаган.
Шунысы да мөһим, тарихи язмалардан күренгәнчә, Болгар дәүләтенең Чулман елгасы яр буенда, хәзер Чистай урнашкан урыннарда өч ныгытмасы булган: Җүкә Тау, Кызыл Тау һәм Тубылгы Тау. Бүгенге көн турында сөйләгәндә, шәһәр һәм районда эшләп килүче әдәби берләшмәләр, түгәрәкләр, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге белән таныштырдым.
Слётта катнашучылар өчен бик бай программа төзелгән иде. Төрле мәдәни үзәкләрдә, Тара драмтеатрында, актер Михаил Ульянов музеенда, төбәк музеенда, Латышлар авылы музей-тыюлыгында, Колчак яшәгән йортта һ.б. бик күп урыннарда булдык. Тагын бер кызыклы чара: «Чайная церемония в Таре» исемле программа карадык. Ул безнең Әлмәт театрында Равил Сабырның «Йорт» спектакле сыманрак булды. Һәр яңа бүлмәгә күчкән саен чәйнең яңа сортын эчеп карадык, чәй турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр.
Икенче көнне һәр язучы бер мәктәптә әдәби очрашуларда катнаштык, төштән соң без Рәсимә Гарифуллина белән милләттәшләребез белән очраштык. Ансамбльгә йөрүче татар ханымнарына китаплар, яулыклар, башка бүләкләр тапшырдык. Китапларга аеручы нык сөенделәр.
Өченче көнне әдәбият мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү булды. Һәр җирдә дә шул бер китап чыгару проблемасы икән, газета-журналлар да ябыла. Мин Татарстан Язучылар берлегендә «Язучы» нәшрияте эшләвен әйттем, китапларыбызны шунда чыгарабыз, алар таратуда да булыша, дидем. Ни кызганыч, элек Тара шәһәрендә татарлар шактый күп булган, тик хәзер күбесе руслашып беткәннәр. Дөрес, Омскиның үзендә татар-башкорт берләшмәсе бар, диделәр.
Слёт төрле төбәкләрнең үзара хезмәттәшлеген үстерү, яшьләрнең әдәби эшчәнлеген арттыру максатларында Россия язучылар берлеге, Омск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Мәдәни инициативаларга булышлык итү буенча РФ Президенты фонды һәм Тара китапханәсе тарафыннан уздырыла.
Миңзифа Әхмәтшина
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз