Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Язучы Ибраһим Салахов турындагы монография казах телендә дөнья күрде
Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗеваның «Ибраһим Салахов: Тормышы һәм эшчәнлеге» монографиясе казах телендә басылып чыкты. Хезмәтне казах теленә Сәкен Сәйфуллин исемендәге казах агротехника фәнни-тикшеренү университеты, гуманитар һәм педагогик фәннәр институты, казах һәм рус телләре кафедрасының укытучысы Гарифолла Абылкасов тәрҗемә иткән. Китапның казахча исеме – «Ибраһим Салахов: өмірі мен шығармашылығы». Басма 2026 елда Сәкен Сәйфуллин исемендәге Казах агротехник тикшеренү университеты нәшриятында дөнья күргән. Күләме – 132 бит.

Гарифолла Абылкасов казах һәм татар әдәбиятлары арасындагы багланышларны өйрәнә. Аның фәнни эшләре арасында Ибраһим Салахов иҗатына һәм Күкчәтау төбәге әдәби мохитенә багышланган хезмәтләр дә бар.
- Ибраһим Салахов (1911–1998) – тормышы Казан белән Күкчәтауны, татар һәм казах мәдәниятләрен бәйләп торган татар язучысы. Ул 1911 елның 30 августында Күкчәтау шәһәрендә туа. Казан педагогия техникумында, соңрак Казан педагогия институтында белем ала; газеталарда һәм журнал редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
- 1937 елда «халык дошманнары» – Галимҗан Ибраһимов белән Кави Нәҗми арасында элемтәче булган дип, кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. Соңрак хөкем карары ун ел төрмә һәм биш ел гражданлык хокукларыннан мәхрүм итүгә алмаштырыла. Ибраһим Салахов җәза срогын Колымада һәм төрмәләрдә үткәрә, 1948 елда иреккә чыга, 1956 елда аклана. Бу тәҗрибә аның иҗатына тирән йогынты ясый.
- Ибраһим Салахов татар әдәбиятында ГУЛАГ темасын беренчеләрдән булып татар әдәбиятында яктырткан әдип. Аның «Колыма хикәяләре» автобиографик романы тоталитар режим елларындагы репрессияләрне һәм лагерь тормышын тасвирлый. Әсәр язучыга киң танылу китерә, 1990 елда ул Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек була.
- Авторның әдәбият тарихында урын алган әсәрләреннән, «Күкчәтау далаларында» романында чирәм җирләрне үзләштерү чорындагы тормыш һәм совет системасындагы гаделсезлекләр чагылыш таба. «Имәннәр тамыр җәйгәндә» тарихи роман-эпопеясы Казахстандагы Октябрь революциясе вакыйгаларына, шул исәптән Казахстан татарларының совет хакимияте өчен көрәшенә багышланган. «Күкчәтау татарлары» (1995) публицистик мәкаләләр җыентыгы төбәк татарлары тарихын яктырта.
- Язучы 1992 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була, шулай ук Казахстанның «Парасат» ордены белән бүләкләнә.

«Монографиянең казах телендә басылуы Ибраһим Салахов мирасы турында мәгълүматны казах телле укучыларга да җиткерә һәм татар-казах әдәби багланышларын ныгытуга өлеш кертә», – диде Ләйлә Минһаҗева.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз