news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Гөлүсә Закированың хәрби операциядә һәлак булган энесенә багышланган китабы чыга

«Мәгариф» журналы баш мөхәррире, журналист, язучы Гөлүсә Закирова «Энекәш» дип исемләнгән китабы басылып чыгачак.

«Әлеге китапка кергән повестьта автор 2022 елның 24 февралендә башланган махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән энесе Илнур Закиров һәм башка егетләрнең сугышчан юлын тасвирлый. Алар узган юл гап-гади авыл егетләренең алгы сызыктагы батырлык юлы буларак укыла. Китапка кергән башка хикәяләрдә язучы игътибарны геройларының тыныч тормыштагы рухи дөньясына юнәлтә, һәр әсәрендә нинди генә шартларда да кеше булып калыйк дигән фикерне үткәрә», – дип хәбәр итә «Казан утлары» журналы телеграм-каналы.

Исегезгә төшерәбез, Гөлүсә Закированың бертуган энесе Илнур Закиров махсус хәрби операциядә 2025 елның гыйнварында һәлак булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100