Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Язучы Гариф Ахуновның кабере янында Фоат Галимуллин: Сезне олы хөрмәт белән искә алабыз
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов һәм аның тормыш иптәше Шаһидә апа Арчаның татар зиратында күмелгәннәр. Әдип тууына 100 ел тулу уңаеннан аның каберенә чәчәкләр салынды. Күренекле язучыны искә алып КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин чыгыш ясады.
«Без сезнең каләмдәшләрегез һәм фикердәшләрегез сезнең дөньяга килүегезгә 100 ел тулу уңаеннан каберегез якасына килдек. Сезне туган җирегездә дә, Арча якларында да онытмыйлар, кадерлиләр икән. Бер гасырлык юбилеегезга шулкадәр матур итеп, затлы итеп каберләрегезне карап, эшләп, чардуган куйганнар. Без бүген сезне олы хөрмәт белән искә алабыз, исән чакларыгызны хәтердә яңартабыз», – диде Фоат Галимуллин һәм әрвахлар рухына изге догалар укыды.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Аннары Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган чаралар Казанбаш авылы мәктәбендә, Арчаның язучылар аллеясендәге Ахунов бюсты һәм балалар сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Әдәби-мәдәни чараларда Татарстан Язучылар берлеге десанты, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар катнашты.
Фото: © «Арча хәбәрләре», Румия Надршина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз