news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Галимҗан Гыйльманов «Идегәй» дастаны турында лекция үткәрде

26-27 гыйнварда Тинчурин театрында премьера көтелә. Биредә тамашачылар игътибарына Туфан Имаметдинов сәхнәләштергән «Идегәй» спектакле тәкъдим ителәчәк. Шушы көннәрдә язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш премиясе лауреаты Галимҗан Гыйльманов Тинчурин театрында лекция үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Идегәй» - халкыбыз һәм мәдәниятебез өчен бик мөһим әсәр. Аны бүгенге кыен вакытта рухны күтәрү өчен актуаль әсәр дип саныйм. Биредә бик мөһим фикерләр, шигарьләр яңгырый», - дип искәртте Галимҗан Гыйльманов.

Эпоста сәнгати формада татар халкы формалашкан чор бәян ителә. «Идегәй» дастанына нигезләнгән спектакльнең төп фикере - үзара низагның һәлакәткә илтүе турында идея. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлау.

news_right_1
news_right_2
news_bot