Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Язучы Әхәт Гаффар иҗатына һәм тормышына багышланган сайт ачылды
Күренекле язучы, драматург Әхәт Гаффар истәлегенә багышланган сайт ачылды. Сайтта язучының тормышына, иҗатына кагылышлы мәгълүматлар, әсәрләре, шулай ук вакытлы матбугатта чыккан язмалар урнаштырылган.
«Кадерле әдәбият сөючеләр, сезгә куанычлы хәбәребез бар! Күренекле язучы, драматург Әхәт Гаффар иҗатына, тормышына багышланган сайт барлыкка килде. Сылтама аша күчеп, язучының әсәрләрен укый, аның тормышы белән таныша аласыз. Сайт һәрдаим тулылана, сулый, яши!» – диелгән язучының ВКонтактедагы шәхси битендә.
Сайт белән әлеге сылтама аша кереп танышырга була.
Әхәт Гаффарга багышланган язмаларын сайтта урнаштырырга һәм аның белән бәйле хатирәләре, иҗатына кагылышлы фикерләре белән уртаклашырга теләүчеләр ВКонтактедагы битенә яза алалар.
-
Әхәт Гаффар 1971–1981 елларда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында хәбәрче-корреспондент һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли. 1982–1987 елларда Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына, аннан соң 1987–1990 елларда Казанда СССР (Россия) Культура фондының Татарстан Мәдәни фондына җитәкчелек итә. 1987 елдан ул янә матбугат хезмәтендә: «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Казан», «Мирас» журналларында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын алып бара, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында әдәби мөхәррир булып эшли.
-
Шулай ук ул күпсанлы әдәби әсәрләр – хикәяләр, повестьлар, өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы. Әлеге мәгълүматлар Әхәт Гаффарга багышланган сайттан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз