news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучыларга дәүләт бүләкләре һәм әдәби премияләр тапшырылды

Татарстан Мәдәният министрлыгы татар язучыларының бөтен тәкъдим-үтенечләренә колак салып эшли, дип белдерде Мәдәният министрының беренче урынбасары.

Язучыларга дәүләт бүләкләре һәм әдәби премияләр тапшырылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Мәдәният министрлыгы татар язучыларының бөтен тәкъдим-үтенечләренә колак салып эшли. Бу хакта Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышындагы сәламләү чыгышында әйтте. "Татар язучыларының иҗтимагый тормыштагы роле бәяләп бетергесез", - диде ул. Эльвира Камалова татар әдәбиятының бай әдәбият булуын ассызыклап, татар әдәбиятын дөнья күләменә чыгару максатыннан тәрҗемә эшенә игътибарны арттыру кирәклеген дә искәртеп үтте.

Эльвира Камалова татар язучыларына рәсми бүләкләр тапшырды. Татaр әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен язучы Фоат Садриевка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе, нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен шагыйрә Сания Әхмәтҗановага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт сүзе тапшырылды.

Факил Сафин Татарстан Мәдният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнде. Язучы Лирон Хәмидуллинга 85 яше тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Шагыйрә Сирень Якупова, Фирдәвес Зарифуллин министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100